Каенсар һәм Ядегәр авыл җирлегендә халык җыеннары булды

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Анда җирлек башлыклары Илфат Мифтахов, Айдар Фәйзуллин, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиевларның чыгышлары тыңланды. Шулай ук Ядегәрдә “Восток” җәмгыяте җитәкчесе Алексей Леонтьев хуҗалыкның эшчәнлеге белән таныштырды. Районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар турында район башлыгы Сергей Димитриев чыгыш ясады, халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирде.

Ризиля КОРБАНОВА, автор фотолары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International