Әдәби - музыкаль кичә “Чокырчаның моңлы улы”

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Туган төбәгебезнең бай тарихын, аның горурланырлык язучыларын, шагыйрьләрен, данлыклы кешеләрен, аларның әсәрләре белән яшь буынны таныштыру китапханәчеләрнең төп бурычлары.

Шушы уңайдан Березняк авылы китапханәсендә 21 февраль көнне 09.00 сәгатьттә Кукмара районы Аман - Ошторма авылында туып үскән якташ шагыйребез, Ш.Маннур һәм С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләрләре лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган, бүгенгесе көндә 6 китап авторы Рәниф Шәриповның  иҗатына багышланган “Чокырчаның моңлы улы” әдәби музыкаль кичә уздырыла. Булачак чарада әдипнең шигырьләре, әсәрләре, китапханәчебез тарафыннан  тәкьдим ителгән  китап күргәзмәсе, автор әсәрләреннән өзекләр, истәлекләр, әледән-әле экранда олуг язучыбызның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган презентация  кичәнең эчтәлеген тагын да баетып җибәрәчәк. Әдәбият сөючеләрне, Р.Шәрипов әсәрләрен яратып укучыларны, әдипнең якташларын авылдашларын әлеге  кичәдә көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International