Мәдәният яңалыклары

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

Район мәдәният учакларында әледән-әле төрле чаралар үткәрелеп тора. Чуллы авылы клубында Әфганстанда һәлак булган Рәис Ваккасовны искә алып, “Еллар аша безгә Рәис дәшә” дигән күрсәтмә кичә, Мәмәшир мәдәният йортында “Киленле йорт - киң йорт”, Кәркәүчтә “Дин, тәрбия, әхлак, гаилә”, Күкшел мәдәният йортында гашыйклар көне уңаеннан “Бер яшьлектә, бер картлыкта” дигән тематик чаралар, Зур Сәрдектә “Яшьлектән кайнар сәлам!” дигән студентлар концерты булып үтте. Өлге авылы үзешчәннәре “Гомерләр бер мизгел” дигән концерт программасы белән Аш-Буҗи авылында чыгыш ясадылар.

Авыл җирлекләре арасында “Туган яктан илһам алып” дип исемләнгән фестиваль-конкурс дәвам итә. Аның чираттагысы Сәрдекбаш, Олыяз мәдәният йортларында үткәрелде, дип хәбәр итте район мәдәният йорты методисты Фәрзия Сәлләмова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International