Үрәсьбаш авылы китапханәсендә мәктәп укчылары белән Татарстан Гербы кабул ителгән көнгә багышлап “Татарстан Гербы – минем горурлыгым” дип исемләнгән танып белү сәгате уткәрелде. Презентация карап балалар Татарстан дәүләт Гербының тарихы белән таныштылар, зур игътибар белән барс турындагы легенданы тыңладылар һәм Гербта сүрәтләнгән һәр символның мәгънәсен белделәр. Чара ахырында балалар викторина сорауларына җавап биреп кызыклы призлар белән бүләкләнделәр.