Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә, яшисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин.
Пычак авыл клубында үткәрелгән “Җилкәннәр җилдә сынала” дигән кичәбездә явыз язмыш ихтыярына бирешмичә яшәргә, көрәшергә, иҗат итәргә көч тапкан, авырлыклар алдында сынмаган, үзендә яшәр өчен көч тапкан, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның якты истәлегенә багышланды. Кичәбез укучыларыбызның вальсы белән башланып китте. Әдәби кичәбездә Фәнис Яруллинның тирән эчтәлекле рухи ныклыкны чагылдырган шигырләре яңгырады (“Күзен йомган чакта әйтте ана”, “Кеше дигән бөек исем”, ”Әйбәттә минем әби”,”Ялкау ялы” дигән шигырьләрен Гарифянова Айсылу, Миләүшә, Кашапов Ильяс һәм Габдурахманова Зәлинә,) “Җилкәннәр җилдә сынала” повестеннан өзекне татар теле -әдәбияты укытучысы Галимуллин Илназ Роберт улы, ”Койрыксыз сандугач” комедиясеннән өзекне Габдурахманова Эльвина һәм Зилә,”Рәхмәткә каршы рәхмәт” дигән юморны Давлетшин Ильяслар сөйләп куандырсалар, җырчыларыбыз Накыя Орлова, Вәлиуллин, Фирдәүсә Галимовалар Фәнис Яруллинның сүзләренә язылган моңлы җырларын бүләк иттеләр. 1961 елда яздырылган Ф.Яруллин белән Фоат Галимуллинның видеоязмадан әңгәмәсен тыңлап язучының тавышын ишетеп сөендек.
“Язмышларга буйсынмас җан” дигән презентация тормышы, иҗатына багышланды. “Язмышның ул үзен буйсындырды ”дигән китап күргәзмәсе төзелеп , китаплары белән таныштырылды. Аның китаплары да безне дөнья ваклыкларыннан һәм вакытлы ыгы-зыгылардан өстен булырга, чын мәгънәсендә Кеше булырга чакыра. Ул җаныбызны сихәтләндерә, аруландыра, чистарта алган куәтле көч кебек.
Халык шагыйре Ф.Яруллин иҗаты адәм балаларының күңелләрен,рухларын,җаннарын тәмам бозланып катудан саклый. Шуңа күрә аның иҗаты, тереклек чишмәсе кебек, беркайчан да кипми һәм беркайчан да кипмәсен.
Фирдәүсә Галимова