Байлангар һәм Күкшел авыл җирлекләрендә халык җыеннары булды

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннарының чираттагысы Байлангар һәм Күкшел авыл җирлекләрендә үтте.

Анда җирлек башлыклары Илфат Минегалиев, Илшат Рәхимуллин, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиевларның чыгышлары тыңланды. Районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар турында район башлыгы Сергей Димитриев чыгыш ясады, халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International