Түбән Үрәс һәм Чарлы авыл җирлекләрендә халык җыеннары үткәрелде

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Анда җирлек башлыклары Ринат Шәмиев, Эдуард Козловларның хисаплары, участок инспекторлары Ренат Җәләев, Илназ Тарасов, Түбән Үрәс урта мәктәбе директоры Ирек Гайнетдинов, Үрәсбаш ярдәмче хуҗалыгы җитәкчесе Валерий Тимофеев, “Яңа тормыш” хуҗалыгы җитәкчесе Илдар Борһановларның чыгышлары тыңланды. Район башлыгы Сергей Димитриев районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырылды һәм халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирелде. Шулай ук җирле халык үткән ел башкарылган эшләр өчен район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен дә ирештерде.

Ризиля КОРБАНОВА, автор фотолары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International