Әңгәмә-дәрес “Зимние посиделки”

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

14 февраль көнне балалар китапханәсендә “Салават күпере” милләтара аралашу клубының чираттагы “Зимние посиделки” дип аталган әңгәмә-дәрес узды. Дәрес клубның җитәкчесе Гайнутдинова Нүрия һәм Ош-Юмья авылы китапханәчесе Хабарова Зоя  белән берлектә алып барылды.   Дәрес рус һәм удмурт телендә узды.  Телне, милләтне, гореф-гадәтләрне саклауның әһәмиятен билгеләү максатыннан үткәрелгән дәрестә балалар удмурт халкының мәдәнияте, фольклор әсәрләре (легенда, миф, әкият), милли киемнәре, ризыклары  турында сөйләштеләр. Удмурт халкының хәрәкәтле уеннарын искә төшерделәр, табышмак, мәкаль-әйтем, тизәйткечләр темасына кагылган кроссворд чиштеләр.

Балалар илебездә төрле милләт вәкилләре үзара тату булырга, бер-берсен хөрмәт итеп яшәргә кирәк икәнлеген белеп үсәргә тиеш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International