14 февраль көнне Ятмас Дусай авылы китапханәчесе гашыйклар көненә карата «Мәхәббәт – үзе үк могҗиза” дип исемләнгән әңгәмә оештырды. Китапханәче әлеге бәйрәмнең килеп чыгышы турындагы риваятьләрне сөйләп узды, татар шагыйрьләрненең Ф.Яруллин ”Телефонный мәхәббәт”, Ш. Галиев “Гарантияле мәхәббәт” Һ.Такташ “Мәхәббәт тәүбәсе”,С. Рәмиев “Син”, М.Җәлил “Ышанма”,Ф.Яруллин “Мәхәббәт кошы”, мәхәббәт темасын чагылдырган китапларына күзәтү ясады. Чарадан һәркем кәнагать калды.