Нырты авылы китапханәчесе ата-аналар өчен “Наркомания - замана чире” дип исемләнгән әнгәмә- сөйләшүдә катнашты. Шәфкат туташы Мубаракшина Л. П. наркотик кулланган кешенең үз-үзен ничек тотуы, бигрәк тә кемнәр наркоманиянең коллары була, яшүсмерләрнең бу яман кешеләр белән тиз элемтәгә керүе , сәламәт яшәү рәвеше алып бару хакында сөйләп үтте.Ә Өлге авылы китапханәчесе үзенең укучылары өчен "Наркомания -замана чире" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды.