Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле хатын-кызлар!

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Кукмара муниципаль  район башлыгы Сергей ДИМИТРИЕВ районыбызның барлык хатын-кызларын якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлый.

- Безнең хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Сезгә язның беренче бәйрәме уңаеннан иң изге теләкләремне җиткерәм: тазалык-саулык, бәхет, күңел көрлеге, гаилә иминлеге телим, - диелә котлауда. - 8 Март ул - һәркем күңелендә иң якты хисләр уята торган бәйрәм. Бүген без сезне ана буларак та, җәмгыятебездә тотрыклылыкны тәэмин итүче, икътисадыбызны алга алып баручы хезмәт кешесе буларак та хөрмәт итәбез. Сезнең каршыгызда без үзебезне һәрчак бурычлы итеп тоябыз.

Барлык уй-теләкләрегез тормышка ашсын, бәхетле булыгыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International