Авыл мәдәният йортларында 8 Март  - Халыкара хатын-кызлар  көненә багышланган күңел ачу чаралары үтте

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Авыл мәдәният йортларында 8 Март  - Халыкара хатын-кызлар  көненә багышланган күңел ачу чаралары үтте. Лельвиж, Камышлы, Тат. Тулба, Арпаяз, Починок Сутерда авылы мәдәният йортларында бәйрәм концерты, Красная Гора, Югары Кузмесьта “Ягез әле, әниләр” бәйгесе,  Вахиттә, Янилдә “Егетләр солянкасы” концерты, Кәркәвечтә – “Киленнәр кыздыра, каенаналар уздыра” бәйгесе, Балыклыда, Туембашта, Поршурда  “Ягез әле, кызлар” кичәсе, Трышта – “Парлы гомер – нурлы гомер” кичәсе, Түбән Өскебашта “Парлы гомер пар-атларда” кичәсе, Битлянгурда “Әнием минем” дигән бәйрәм концерты, Зур Сәрдектә, Купкада “Ягез әле, кызлар” бәйгесе, Олыязда “Капка төбендә” дип аталган концерт-тамаша, Пчеловодта “Әниләр һәм бәбиләр” кичәсе, Өлгедә “Нечкәбил”  исеме астында концерт-тамаша, Поршурда “Кояшкай” балалар бакчасы коллективының хәйрия концерты, Кәчимирдә “Җырларыбыз сезгә, әниләр!” кичәсе, Югары Шәмәрдәндә “Җырлыйм синең хакта” дигән бәйрәм концерты, Каенлыкта “Чәй табыны артында” кичәсе, Иске Учада КВН, Балды Кнәдә “Иң, иң, иңнәр” дип аталган музыкаль кичә, Чишмәбашта  “Әниемә солдат сәламе” кичәсе, Ядегәрдә “Хөрмәтлик әбиләрне” дип аталган кичә үткәрелде.

          Шулай ук, бәйрәм уңаеннан Югары Арбашта М. Шамхаловның “Каенана” спектакеле, Югары Өскебашта  Р. Хусаинованың “Табылдык” спектакле, Ятмас Дусайда Д. Салиховның “Өзелгән йөзем” спектакле сәхнәләштерелде

        Купкада “Авыл бәйрәме”, Ошторма Юмьяда биатлон ярышлары үткәрелде, Яңа Комарда “Кыш озату”, Вахит авылы “Батыр” спорт комплексында  Курбанов Ильмир истәлегенә волейбол ярышы үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International