Татарстанда буран көтелә

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Татарстан синоптиклары иртәгә, 15 мартта, республикада буран, көчле җил булачак, дип хәбәр итә.

Көньяк-көнбатыштан искән җил тизлеге 15 – 18 м/с ка җитәргә мөмкин, дип фаразлый белгечләр.

Татарстан Гидрометеорология үзәге һава торышы бозылу турында кисәтү таратты, дип яза Татар-информ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International