Җирлек башлыгы Ришат Хәнәфиев үзенең чыгышында әнә шул авылларда башкарылган эшләр буенча хисап тотты, алда торган бурычлар турында сөйләп үтте һәм халыкның тормыш-көнкүреше белән бәйле башка мәсьәләләргә тукталды. Җыенда район башлыгы Сергей Димитриев та катнашып, районның социаль-икътисадый үсеше, киләчәккә планнар турында тәфсилләп сөйләде, сорауларга төгәл, ачык җаваплар бирде.