Кукмарада район башлыгы Кубогына тәүге тапкыр өстәл теннисы буенча ярышлар узачак

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

17 мартта ”Зилант” спорткомплексында район башлыгы Кубогына шәхси команда беренчелегенә тәүге тапкыр өстәл теннисы буенча ярышлар узачак.

Ярышларда белем бирү учреждениеләренең җыелма командалары катнаша. Катнашучыларның (укучылар) яшьләре чикләнмәгән.  Команда составында биш кеше – 2 үсмер егет, 2 кыз, 1 ир укытучы. Башлана 9.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International