Кәркәүч мәдәният йорты хезмәткәрләре өмәгә чыктылар

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Алар агачларны агарттылар, корган ботакларын кистеләр

Кәркәүч авылында әйләнә-тирәне чистарту эшләре дәвам итә. 4 май көнне Кәркәүч мәдәният йорты хезмәткәрләре бердәм булып, территорияне жыештырырга өмәгә чыктылар: агачларны агарттылар, корган ботакларын кистеләр. Әлеге эшләрдән соң әйләнә-тирәбез чистарып, тагын да ямьләнеп китте дип хәбәр итте Әлфия Газизуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International