Бөек Җиңүнең 73- еллыгына багышлап Аш-Буҗи авылы китапханәсендә “Каләм белән җиңдем дошманны” исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Чарада фронтовик язучы-шагыйрьләрнең Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәтләре турында сөйләнелеп үтелде. Электрон презентация ярдәмендә сугышның нинди куркыныч дәхшәтеле булуын белдек. Укучылар фронтовик әдипләрнең шигырьләрен сөйләп, әсәрләреннән өзек укыдылар. Кичә җыр- моң белән үрелеп барды.