Кәркәүчтә гаилә бәйрәме үткәрелде

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Кәркәүчтә сикәлтәле гомер юлларын матур итеп бергә атлаучы, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче пар канатлы гаиләләр күп

Кәркәүч мәдәният йортында “Пар канатыгыз сынмасын” дип исемләнгән гаилә бәйрәме булды. Тормышта һәр кешегә кайтып сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә - ул олы таянычыбыз, ышанычлы сыеныр урыныбыз. Дөнья куып арган әдәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман жыя. Ни куаныч, безнең Кәркәүчтә сикәлтәле гомер юлларын матур итеп бергә атлаучы, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче пар канатлы гаиләләр күп. Менә алар - 45 ел иңне-иңгә куеп тормыш юлын бергә узган Язилә апа белән Камиль абый Латыповлар, 40 ел бергә гомер кичерүче Хәлимә апа белән Альберт абый Гаффаровлар. Пар канатыгыз сынмасын, мәхәббәтегез сүрелмәсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International