15 нче май көнне Березняк авылында Халыкара Гаилә көне уңаеннан “Гаилә җылысы- иң –иңедер...” дип исемләнгән кичә үткәрелде.

2018 елның 15 мае, сишәмбе

15 нче май көнне Березняк авылында Халыкара Гаилә көне уңаеннан “Гаилә җылысы- иң –иңедер...” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Бу бәйрәмгә яшь балалы әниләр чакырылды.  Бу гаиләләрне төрле – төрле бәйгеләрдә сынадык. Матур кичәбездә җирлек башлыгыбыз Шарипов Рөстәм Фирдаил улы, Кукмара шәһәре ЗАГС бүлеге мөдире Латыпова Зөлфия  Таһир кызы катнаштылар. Алар яшь әниләрне бәйрәм белән котладылар, гаиләләргә кагылышлы хөкүмәт ярдәмнәре турында таныштырдылар. Бәйрәм кичәсе чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International