Кәркәүч балалар бакчасында "Шатлыклы балачак илендә" дигән җырлы-биюле уеннар оештырылды

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар

Балаларны яклау көне уңаеннан Кәркәүч балалар бакчасында мәдәният хезмәткәрләре һәм тәрбияче Гөлчәчәк Сәмигуллина белән берлектә балалар өчен "Шатлыклы балачак илендә" дип исемләнгән күңелле җырлы-биюле уеннар оештырылды. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар. Зәңгәр күгебез hәрвакыт аяз булсын, сугыш афәтләре читләтеп үтсен, безнең киләчәгебез булган балаларыбызның йөзеннән шат елмаю мәңге китмәсен, дигән теләкләр белән бәйрәм тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International