55яшьтән соң туклану

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

 Кукмара муниципаль районының “Тылсым”  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  социаль – тернәкләндерү бүлегендә ял итүче егерме өч өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар алдында, шәфкать туташы Омарова Гульмира Мукатаевна «55яшьтән соң туклану» темасына  чыгыш ясады.

Чыгышның максаты: өлкәннәргә үзләренең ашказаны эшкәртү системасының узенчәлекләрен исәпкә алып, туклануны дөрес оештыру. Өлкән яшьтәгеләрнең туклануында  беренче таләп ул тиешенчә дөрес  туклану.

Организмның яшәешен тәэмин итү һәм өлкән организмның төрле халәтен коррекцияләү өчен организмны энергия һәм төрле файдалы матдәләр белән тәэмин итү зарур.

Өлкән яшьтәгеләрнең туклануының төп принциплары:

Туклануда терлек майлары, тоз һәм шикәрне чикләү зарур.

Сөт ризыклары, С витаминына бай булган ризыклар, составында магний һәм калий, азык җепселләре булган ризыклар кулланырга кирәк.

Туклануда баллы һәм майлы рызыкларны чикләп, рационда көрпә кушып пешерелгән ипи, сөт ризыклары, балык, ярмалар куллану тормыш дәвамлылыгын озынайта. Үзебезнең туклануны коррекцияләп күп кенә авыруларны булдырмый калып булыр иде. Һәм үзегезгә тиешле дәрәҗәдәге физик күнегүләне үтәүне дә онытырга ярамый.

Элеге чыгышны ял итүчеләр  зур кызыксыну белән тыңладылар, өлкән яшьтә организмның табигый халәтен һәм эшчәнлеген саклауда дөрес туклануның мөһимлеге хакында үзләре өчен нәтиҗәләр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International