Бүген Кукмарада урта һөнәри белем бирүнең сыйфаты турында сөйләштеләр

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Республика август киңәшмәсе кысаларында бүген Кукмара аграр көллияте һөнәри белем бирү учреждениеләре җитәкчеләрен, аларның укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасарларын кабул итте.

Секция утырышы “Сыйфатлы һөнәри белем - Татарстан Республикасы икътисадының көндәшлеккә сәләтле нигезе” дигән темага багышланды. Кунаклар Вахитов исемендәге хуҗалыкта, аграр көллиятнең Янил базасында, Кукмарадагы ресурс үзәгендә, кадрлар хәзерләүдә хезмәттәшлек итүче тегү фабрикасында булдылар. Район Мәдәният йортында утырышның пленар өлеше үткәрелә. 

фото: Эльвира Мөбарәкшина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International