21 июль көнне Байлангар авылында матур традицияга әверелгән Хазиәхмәтов Илдус Нуриәхмәт улы истәлегенә багышланган көрәш бәйрәме узды.
Программада нәни спортчылардан башлап, өлкән яшьтәгеләргә кадәр көрәш узды. Бәйрәм барышында төрле уеннар, конкурслар уздырылды һәм Район үзешчән артистлары көче белән "Кичке уен" программасы оештырылды.