Вахитлеләр уракка чыгарга әзер

2018 елның 24 июле, сишәмбе

Әзерлек сызыгына быелгы уракта катнашачак сигез берәмлек комбайн куелган иде. Тикшерү комиссиясе нәтиҗәләренә караганда барлык техника да югары дәрәҗәдә әзерләнгән.
Хуҗалыкта бөртеклеләр 2605 гектар мәйданны алып тора, бер берәмлек комбайнга 326 гектар җир туры килә. Кырлар мул уңыш вәгъдә итә, хәзер төп бурыч – аларны кыска срокларда югалтуларсыз җыеп алу.
Комбайннар парадында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, районның “Гостехнадзор” идарәсе инспекторы, хуҗалык җитәкчесе һәм башкалар катнашты. Парад ахырында җиңүчеләр билгеләнеп, аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International