Олыяз авылында "Кичке уен" узды

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

3 август, Олыяз авылында, шушы авылда туып үскән гармунчы Васил Тимергалиев истәлегенә багышланган "Кичке уен" уздырылды.

Программада: Кукмарадан, Байлангардан, Олыяздан килгән гармунчы ансамбльлләре, җыр ансамбельләре һәм районның иң оста җырчылары катнашты. Барлыгы концерт программасында 70 тән артык үзешчән артистлар чыгыш ясадылар. Барлык тамашачылар әзерләнгән коймак, плаудан авыз иттеләр. Концерт тәмамлангач та халык артистларга рәхмәтләрен әйтеп озак таралмыйча торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International