Бүген шәһәребезнең үзәк мәйданында аз тәэмин ителгән гаиләдә тәрбияләнүче 38 балага “Мәктәпкә барырга ярдәм ит” республика акциясе кысаларында мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр, шулай ук тәм-томнар тапшырылды. Быел беренче сыйныфка барачак барлыгы123 балага әнә шундый ярдәм күрсәтелде.
“Мәктәпкә барырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясе, 2007 елдан башлап, 1 сентябрь алдыннан үткәрелеп килә. Бу акция кысаларында предприятие һәм оешма җитәкчеләре беренче сыйныфка барачак балаларга мәктәп кирәк-яраклары алуда ярдәм итәләр. Шунысы мөһим бит: якты бәйрәм - Белем көнендә алар кимсенү тойгылары кичермәсеннәр.
Район башлыгы Сергей Димитриев бу чарага килгән ата-аналарны һәм балаларны тәбрикләде һәм оешма һәм предприятие җитәкчеләренә әлеге акциядә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
- Шунысы сөенечле, бу матур традиция елдан-ел үсеш ала, - диде ул. – Җитәкчеләр “Мәктәпкә барырга ярдәм ит” акциясенә зур өлеш кертәләр. Киләчәктә дә сез дә бу чарадан читтә калмассыз, дип ышанам, һәм без нәни кукмаралыларга мәктәпкә лаеклы әзерләнергә ярдәм итәчәкбез.
7 яшьлек Тимофей Демьянов хоккейчы булырга хыяллана, “Олимп” Боз сараенда шөгыльләнә. Быел күппрофильле лицейга беренче сыйныфка барачак.
- Мондый акцияләр үткәрелү бик яхшы, - ди әнисе Лилия ханым. – Без балаларыбызгә бүләкләр тапшыручы, битараф булмаган иганәчеләр булуына сөенәбез. Балалар бик шат, мәктәпкә бару теләкләре тагын да артты.
Янсыбы авылыннан Нурсилә Әхмәтованың ике баласы бар. Икенчесе беренче сыйныфка барачак.
- Бүген безнең өчен шатлыклы көн. Бирегә җыелган ата-аналар һәм балалар исеменнән район җитәкчелегенә , иганәчеләргә рәхмәт белдерәм. Безгә бүләк ителгән мәктәп кирәк-яраклары зур ярдәм булып тора. Балаларыбыз тырышып укырлар һәм безнең өметләрне акларлар, дип ышандырабыз.