2018 елның 4 нче сентябрендә «Тылсым» исемендәге халыкка коплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә суд приставлары, район хакимияте, прокуратура, полиция, социаль яклау һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре белән балигъ булмаган балаларга карата алимент йөкләмәләрен үтәмәү мәсьәләсе буенча очрашу узды. Утырышта ата-ананың алиментлар түләүдән качуы һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар.