6 сентябрь көнне Янил урта мәктәбенең юл хәрәкәте яшь инспекторлары ЮХИДИ хезмәткәре Сергей Егоров белән “Игътибар – балалар” профилактик акциясе турында машина йөртүчеләрнең исләренә төшерделәр. Алар юлларда сак булырга, тизлек режимын сакларга, балаларны саклагыч җайланмалар белән генә йөртергә кирәклеге турында искәрттеләр. Барлык машина йөртүчеләргә дә белешмәлекләр, ә балаларга яктылык кайтаручы элементлар тапшырылды.