Сыйныф сәгате “Язучы да Алиш, батыр да”

2018 елның 15 сентябре, шимбә

Вахит авылы китапханәсендә уздырылган “Язучы да Алиш, батыр да” дип исемләнгән сыйныф сәгатендә башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче Рахимуллина Л.З. язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. “Батырлыкта – матурлык!” китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Шагыйрь-язучы А. Алиш герой-шагыйрь Муса Җәлил белән көрәштәш булган. Бергә концлагерь газапларын кичергәннәр һәм җәзаланып үтерелгәннәр. Алишның концлагерьдә язган шигырьләре укылды. Укучылар язучының әкиятләренә кагылышлы викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Чара ахырында А.Алишның  әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнарын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International