Сыйныф сәгате “Язучы да Алиш, батыр да”

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Каенсар авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән А.Алишның иҗаты, әсәрләре белән таныштыру максатыннан “Язучы да Алиш, батыр да” дип исемләнгән китапханә дәресе уздырды. Китапханәче  презентация  ярдәмендә язучының биографиясе, иҗаты, балалар өчен иҗат ителгән әсәрләре белән таныштырды. Шулай ук нәниләр”Сертотмас үрдәк”, “Койрыклар”,“Нечкәбил”, “Бикбатыр белән Биккуркак” һ.б. китапларына күзәтү үткәрде. Сәнгатьле итеп укылган “Койрыклар” әкиятен балалар бирелеп тыңлады. Ә “Сертотмас үрдәк” әкиятен экраннан карау алар өчен тагын да кызыклырак булды. Соңыннан һәр бала А. Алиш әкиятләре буенча рәсемнәр ясады, фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International