17.09.2018е. Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзэге белгечләре Шайдуллина Ленара һәм Вафина Йолдыз ведомство ара “Таң” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханәсендэ йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде, аның төп темасы: “Гаилә тормышында ләззәтне ничек булдырырга”. Очрашу кысаларында, максатчан төркем белән, гаилә тормышында үзара аңлашуны ничек табарга дип, әңгәмә корылды. Шунда ук йөкле хатынкызларга консультатив ярдәм күрсәтелде: гаилә бәхетенә ирешү буенча гомуми киңәшләр бирелде. Шулай ук тугыз хытын-кызга “Гаилә тормышында ләззәтне ничек булдырырга” дигән темага буклетлар өләшенелде.
Утырышта уздырган чараның максаты: "адреслы" хәбәрдәр системаны булдыру, яшьләр һәм яшь гаиләләрдә булган педагогик, юридик проблемалар, мәсьәләләр күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты - яшь гаиләләргә гаилә төзүне планлаштыру буенча ярдәм итү.