Балалар әлеге темага бәйле матур әдәбият әсәрләрендәге геройларны исләренә төшерделәр.
Иске-Юмья авылы китапханәчесе кече сыйныф укучылары өчен Уңыш бәйрәме үткәрде. Балалар бик теләп төрле уеннарда, конкурс-викториналарда катнаштылар, төрле рецептлар язылган китаплардан төзелгән “Тәмле китаплар” дигән күргәзмә белән таныштылар. Балалар шулай ук әлеге темага бәйле матур әдәбият әсәрләрендәге геройларны исләренә төшерделәр. Бәйрәм бик күңелле узды.