Китапханәдә "Сөмбелә-Көз кызы” бәйрәме

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Аш-Буҗи авылы китапханәсе 1-2 сыйныф укучылары өчен “Хуш киләсең, Сөмбелә-Көз кызы” бәйрәме үткәрде. Китапханәче балаларга татар халкының милли йолаларының берсе Cөмбелә сүзенең нәрсә аңлатканын әйтеп китте. Укучылар көз турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җавап таптылар, кроссворд чиштеләр. Шулай ук “Җиләк-җимешне тәменнән белү”, “Кайсы сүз артык?”, “Бер сүз белән әйт” уеннары уйнатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International