Березняк авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Сөмбелә – 2018”дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Балалар “Яфрак тану”, “Бәрәңге җыю” , “Яшелчәне тап” уеннарында, төрле-төрле яфраклардан, яшелчәләрдән картиналар ясау конкурсында, табышмакларның җавапларын табу кебек ярышларында көч сынаштылар. Уенннарда катнашкан һәрбер балага Сөмбелә бүләге тапшырылды.