Вахит авылы китапханәчесе студентлар белән “Наркотикларга- юк!” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында студентлар хәзерге заманда киң таралган наркоманиянең килеп чыгу сәбәпләрен ачыклады. Китапханәче "Наркомания - бүгенге көн афәте " исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.