Пычак авылы китапханәчесе төрле яшьтәге мәктәп укучылары белән "Көзге матур бер көндә" дип исемләнгән Сөмбелә бәйрәме үткәрде. Бәйрәмдә балалар җырладылар, биеделәр, төрле уеннарда катнаштылар. Көзге уныштан әзерләнгән тәмле сыйлардан авыз иттеләр. Бәйрәм бик күңелле булды.