Ямьле җәйдән соң, табигатьнең иң бай фасылы көз килә. Көзен бар уңыш: икмәк, яшелчә җыйнала. Алардан төрле ризыклар әзерләнә. Быелгы көз бик тә бай булды. Шул уңайдан Нырты авылы мәдәният йортында уңыш бәйрәме - “Сөмбелә” уздырылды. Бәйрәмне оештыруда мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре күп көч куйды. Чарада һәркем бик теләп катнашты.
Бәйрәм төрле уеннар, җыр-бию белән үрелеп барды. Чәй табыны артында һәркем тәмле сый-нигъмәтләрдән авыз итте, әзерләп алып килгән ризыкларны пешерү серләре белән уртаклашты, чарада катнашучыларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Тышта салкын җилләр исеп, яңгыр сибәләп торса да, якты мәдәният йортында күңелләргә җылылык, күтәренке кәеф өстәлде. Җыеп алган ризыкларны тынычлык, сәләмәтлек белән ашарга язсын дигән теләктә өйләребезгә таралыштык.