Бу бәйрәмнең халыкара исеме Россиядә юкка гына җылы һәм сакчыл — Өлкәннәр көне диеп алыштырылмый.Чөнки бу көнне гомер буе балаларына, оныкларына һәм оныкчыкларына мәхәббәт бүләк итүчеләргә, хөрмәт һәм мәхәббәт хисләрен белдерү көне буларак кабул ителде.
Хәзерге вакытта Кукмара муниципаль районында «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкән яштәге тәрбияләүче бер гаилә бар, бу өлкән кешенең социаль хәлен яхшырту, буыннар элемтәсен ныгыту, тормыш тәҗрибәсен тапшыруны тәэмин итү, куркынычсызлык һәм сәламәт картлык өчен шартлар тудыру мөмкинлеге бирә.
2018 елның 21 сентябрендә Иске Уча авылына Терентьева Зоя Ивановнага чара оештырылды.
Якынлашып килүче өлкәннәр көне белән Зоя Иван кызын Кукмара муниципаль районының социаль яклау бүлеге башлыгы Җамалиева Светлана Валентин кызы, «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Мөбәрәкова Нурсия Минивакил кызы , өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Кормильцева Гөлзада Ваһап кызы котладылар.