"Кайнар линия"

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

2018 елның 18 октябрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында «Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында туклануны оештыру» темасына Кайнар линия телефоны эшләячәк 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.

Кайнар линия телефоны эшендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International