Купка авылы китапханәчесе “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләрдә кунакта булды. Бу көн бөтен кеше өчен дә икеләтә бәйрәмгә әверелде. Әлеге чарада нәниләр кызыклы җурналлар белән генә танышып калмадылар,мавыктыргыч әкият геройларына кагылышлы мәкальләр чишеп үзләренең белемнәрен тикшерделәр.