«Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне»

2018 елның 2 ноябре, җомга

“30 октябрьдә Россиядә бер гаепсез репрессияләнгән, җинаятьләрдә гаепләнгән, төрле лагерь һәм сөргеннәргә озатылган, үлемгә хөкем ителгән меңләгән кешеләрнең кайгы символына әверелгән Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

Кукмара муниципаль районында ундүрт репрессияләнгән ветеран яши.  2018 елның утыз  беренче  октябрендә  " Тылсым»  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" хезмәткәрләре әлеге ветераннарга иганәчеләрдән күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International