Казанда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча “Абилимпикс” IV милли чемпионатының төбәк этабы үтте. Бәйгедә Татарстаннан 180 кеше катнашты. Лубян урман-техника көллиятенең 3 курс студенты, “Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше” белгечлеге буенча белем алучы Мария Антропова “Ландшафт дизайны” компетенциясендә 3 урын яулады. Тренеры – Наил Сираҗетдинов.