Җәмәгать туклануы хезмәткәрләре өчен укыту

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

2018 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләренең Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында Саба, Мамадыш Кукмара, Теләче районнарында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге вәкилләре белән берлектә хосусый эшмәкәр Галимуллина Р. Р.  хезмэткэрлэре өчен укулар уздырылды.

Чараның максаты-кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар өлкәсендә хокук бозуларны булдырмау . Эшкуар һәм хезмәткәрләр игътибарына түбәндәге мәгълүмат җиткерелде: Кулланучылар өчен мәгълүмат стендларын дөрес рәсмиләштерү, шикаятьләр һәм тәкъдимнәр китабы булу һәм алып бару, килүчеләр өчен менюны дөрес рәсмиләштерү һәм башкалар. Контрольлек итүче органнар хезмәткәрләре шулай ук ризык әзерләгәндә кулланыла торган продуктларның сыйфатына, тиз бозыла торган продуктларга яраклылык срокларын һәм әзер ризыкларны һәм ярымфабрикатларны саклау шартларын үтәүне җентекләп тикшереп тору кирәклеге турында искәрттеләр.

Чара барышында кулланучылар тарафыннан югары бәяләнгән үзләре җитештергән он эшләнмәләр күргәзмәсе үткәрелде.

Чара кулланучылар өчен файдалы мәгълүмат белән буклетлар тарату белән үрелеп барды.

 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International