12 һәм 13 ноябрь көнне район мәдәният йортында Әниләргә багышланган район конкурсының сайлап алу турлары үтте.
Ике көнгә сузылган бу бәйгедә 309 райондашыбыз катнашып, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Беренче көнне авыллардан килгән конкурсантлар чыгыш ясаса, икенче көнне балалар бакчаларында тәбияләнүчеләр, мәктәп укучылары белән беррәттән олылар да сәхнәгә чыкты.