Гадәти кешеләргә күз алдына китерүе дә кыен, табигать яки бәхетсезлек очрагы сәламәтлекләреннән мәхрүм иткән инвалидларга - ничек яшәргә, ничек йөрәк әрнуләренә, сызлануларга түзәргә . Ә бит бүген планетада яшәүче һәр җиденче кеше шундыйлар рәтендә. Физик мөмкинлекләре чикле кеше, ихтыяр көчен ,омтылышын югалта. Кызганычка каршы, күп киртәләрне үтәргә туры килэ аларга. Алларына өелеп төшкән сынаулардан югалып калмыйча, алга барырга ,авырулары белән көрәшергә күпме сабырлык, ихтыяр көче кирәк!
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә, 2015 елдан бирле физик мөмкинлеклэре чикле булган балалар белән “Өйгә йөреп хезмәт күрсәтү”технологияләре кысаларында эш алып барыла.
Технологиянең төп максаты: баланыаралашырга һәм үзенең гамәлләрен контрольдә тотырга өйрәтү,үз-үзенә хезмәт күрсәтү күнекмәләренә төшендерү.
Бүгенге көндә 19 балага өйгә йөреп хезмәт күрсәтелә. Район буенча физик момкинлеклэре чикле булган балалар саны 248,шуларның 56 сы 3 дәрәҗә авырту.
Белгечләр районыбыз эшмәкәрләре ярдәме белән хәйрия эшләре дә алып баралар,кафеларда хәйрия ашлары үткәрелә,балаларуен бүлмәләрендә рәхәтләнеп күңел ачалар.
Балаларның күңелләрен күргән өчен, шушы чараларны оештырырга ярдәм иткән эшмәкәрләргә рәхмәт әйтәсе килә!Аларга алдагы көннәрендә эшләрендә зурдан-зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!