2018 елның 16 ноябреннән 18 ноябренә кадәр. Казан шәһәрендә «Зилант» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары самбо һәм сугыш самбосы көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында катнаштылар. Альберт Шәңгәрәев в/к 74кг, Айрат Шәңгәрәев 90кг в/кда сугыш самбосы буенча җиңүче булды, 60 кг.га кадәр – самбо буенча Энҗе Йосыпова, 100кг. в/к. Салават Хәкимҗанов самбо буенча өченче урынны алды. Тренер Марис Бәдертдиновны котлыйбыз. Идел буе федераль округы чемпионатында югары нәтиҗәләргә ирешүләрен телибез.