Халыкара "Кунаклашу" халык сәнгате иҗаты фестиваль-конкурсы

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

16 ноябрь көнне Казан дәүләт мәдәният институтында Халыкара "Кунаклашу" халык сәнгате иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Әлеге фестивальдә 600 катнашучылар- Казахстан, Якутия, Түбән Новгород, Мари Эл, Удмуртия, Чувашия, Ульяновск, Башкортстан, Татарстан районнары- "халык җырларын башкару", "фольклор ансамбльләр", "халык уен коралларында башкару", "халык биюләре" номинацияләрендә көч сынаштылар.

Фестивальдә Кукмара шәһәренең талантлары да катнашып, җиңү яуладылар. Кукмара балалар музыка мәктәбе укучысы, Аш-Буҗи авылы кызы Гөлмәръям Хәсәнова "халык җырларын башкару" номинациясендә 3 нче дәрәҗә лауреат (Җитәкчесе-Кәримуллин Нияз Ришат улы), Казан дәүләт мәдәният институты студенты-магистранты, Кукмара балалар музыка мәктәбе укытучысы-Нияз Кәримуллин "халык җырларын башкару" номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International