20 ноябрь көнне балалар китапханәсе Кукмара бистәсенең 3 нче номерлы «Кояшкай» балалар бакчасы белән берлектә «Төрле төстәге көз» бәйрәме үткәрделәр. Китапханәче Шакирова Фирдания презентация ярдәмендә балаларга елның шушы матур вакыты, көз билгеләре турында күп кенә кызыклы нәрсәләр сөйләде. Балалар бергәләп җиләк-җимеш һәм яшелчә турында табышмаклар чиштеләр, конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар, җырлар җырладылар һәм биеделәр, «Могҗиза чоры көз» клипын карадылар. Чара көз турында китаплар күзәтү белән тәмамланды.