Туган көн – иң күңелле мизгел.

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Туган көн – иң күңелле мизгел. 2018 елның 21 ноябрь көнендэ Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Милосердие” тернәкләндерү  үзәгендә социаль педагог инвалид балалар өчен “Именинниклар көне” исемле күңелле бәйрәм уздырды.

            Бу бәйрәмнең төп максаты - бу айда туган балаларны котлау һәм аларның иҗади сәләтлекләрен арттыру өстендә эшләү.

            Бәйрәмнең программасы бик яхшы булды: төрле-төрле кызыклы уеннар, җырлар, биюләр. Исем бәйрәмен йөртүчеләргә истәлекле буләкләр тапшырылды.

            Бәйрәм балаларга бик ошады.

 

Социаль педагог Турова Наиля Ринатовна

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International