"Матур әниләр дөньясы!»

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Ел саен ноябрь аенда искиткеч бәйрәм-Әниләр көне билгеләп үтелә.

Россиядә Әниләр көне 1998 елдан бирле билгеләп үтелә. Чараның һәм бәйрәмнең төп максаты-әниләргә, гаилә кыйммәтләренә һәм традицияләренә сакчыл һәм ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

2018 елның 21 ноябрендә «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль педагоглар Эльмира Гарәфетдинова һәм Гөлия Мифтахова Кукмара үзәк мәдрәсәсе «укытучысы Ханбикова Замирә Корбановна белән берлектә Әниләр көненә багышланган чара үткәрделәр.

    Чараның максаты: эмоциональ өлкәне үстерү; ата-аналарга, өлкәннәргә карата хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү; әниләр һәм балалар арасында җылы әхлакый климат булдыру.

   Чара бик унай, җылы атмосферада узды. Барлык кунаклар да канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International